«Петр I: шәхес һәм чор»: әдәби-тарихи сәгать (12+)        

Россия императоры Петр I нең 350 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында, 28 февраль көнне 13 нче санлы китапханә «Петр I: шәхес һәм чор» дигән әдәби-тарихи сәгать үткәрде.

Чара барышында яшь чаллылылар бөек реформачы чорына тарихи сәяхәт кылды, Россия императорының тормышы һәм эшчәнлеге, илдәге үзгәртеп корулар һәм яңалыклар, Россия флотының Ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган җиңүләре турында белде. Шулай ук әдәбиятта һәм рәсем сәнгатендә Бөек Петр образы белән таныштылар, «Следы империи: Петр I» документаль фильмыннан өзек карадылар.

Поделиться: